✅98 яшьлек Бәдретдинова Нәзимә апа бер сайлауны да калдырмый.
✅98 яшьлек Бәдретдинова Нәзимә апа бер сайлауны да калдырмый. Бүген дә ул 2532 номерлы сайлау участогына килеп алдагы тормышы өчен тавышын бирде. Аның өчен бу — гадәти генә түгел, ә олы җаваплылык. Ул әйтә: «Мин күп еллар яшәдем, төрле вакытларны күрдем. Хәзерге яшьләргә дә, балаларыма да тыныч киләчәк кирәк. Шуңа күрә мин һәр сайлауда катнашам». Нәзимә апаның үрнәге башкаларны да рухландыра, һәм һәркем аның кебек үз хокукын кулланырга тырыша.