🌾Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез чы...
🌾Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез чын күңелдән котлыйм. Сезнең фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз һәм табигатькә мәхәббәтегез безнең районның, республикабызның, илебезнең иминлеген һәм муллыгын тәэмин итә. Игенчеләр, терлекчеләр, эшкәртүчеләр — барыгыз да зур хөрмәткә лаек. Аеруча өлкә ветераннарына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең бай тәҗрибәгез яшь буынга үрнәк булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, мул уңышлар һәм тыныч хезмәт юллары телим. Бәйрәм белән! Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның котлавы