🥒Кыяр маринадлау — 4 августа 2026 г. в 16:21:12.290
🥒Кыяр маринадлау ✅Бу рецепт белән бик тәмле килеп чыга, кыярлар кетердәп торачак һәм банкалар атмый. ☝Кыярларны 3-4 сәгать салкын суда тотабыз. 1 литр суга: 2 аш кашыгы шикәр (өеп түгел) 1 аш кашыгы тоз (өелеп торсын) 1 чәй калагы лимон кислотасы Әзерләү ысулы: Һәр (литр) банкага: 1 хрен яфрагы (ул аттырмый) 1-2 теш сарымсак 1 дәфнә(лавр) яфрагы 1 кыягы белән укроп орлыгы 3-4 данә бөртекле борыч Банкадагы кыярларга кайнап торган чиста су коярга, 5-7 минуттан аны түгәргә. Шул ук суны рассол әзерләүгә калдырабыз. 2нче тапкыр үзебез әзерләгән рассолны кайнап чыккач та, кыяр өстенә коеп, банкаларны калай капкач белән ябарга. _______ ✅ Сез ничек эшлисез, дуслар? Рецептлар белән бүлешик!

