19 апрель көнендә күп илләрендә язның беренче чәчәге – Умырзая көне буларак билгеләнеп ... — 13 апреля 2026 г. в 05:57:36.653
19 апрель көнендә күп илләрендә язның беренче чәчәге – Умырзая көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көн 1984 елдан Англиядә башлангыч алган. Кар эреп бетү белән урманнарда язның беренче чәчәкләре, умырзаялар, тирә-якны ямьгә күмә. Аларга кар да, кыраулар да куркыныч түгел. Аның исеме (Galanthus) грек теленнән тәрҗемә иткәч „сөт чәчәге” дигәнне аңлата. Төрле илләрдә бу чәчәкнең исеме төрлечә. Англичаннар аны „кар тамчысы” дип атый. Франциядә умырзая– „кар бораулаучы”. Чехлар аны „кар бөртеге” дип йөртә. Яз килгәнен хәбәр итеп Умырзаялар калка, Чынлап әйтәм, ышанмасаң, Урманга барып кара. Көтеп тормый ул җирдәге Карның эреп бетүен, Хәбәр итә барыбызга Язның килеп җитүен. Шатландырып барыбызны, Оялчан кызлар төсле, Тыйнак кына баш калкыта, Ямьләнә бар җир өсте! Курыкмыйча салкыннардан Җир өстенә ул калка, Кыска гомерле бу чәчәк Яшьлеккә алып кайта. Фәймә Зайнуллина

