Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
Новости
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиевның туган көне🎉🎊🎁 «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе исеменнән Сезне чын куңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз👏👏👏 Шәһәрдәшләребез Рания Хәйриева, Исмәгыйль Шәкүров, Сәкинә ханым, Виталий Миңлегәрәев, Заһир Әһлетдинов, Әнвәр Шәрипов та матур теләкләрен юллап калалар😍
Равил Галиев өздерә🤩🤩🤩
Бу юлы Пятачокта көзге салкыннарны җылытырлык итеп, рәхәтләнеп биибез! 🎉🎉🎉 Катнашалар: ⭐️Татарстанның халык артисты Равил Галиев, 🌟Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, 🌟моңлы тавыш иясе Алмаз Ишморатов 🌟 автор-башкаручы Ринас Әхмәтов һәәәә-ә-ә-әм 🌟Казаннан Татарстанның атказанган җырчысы Алсу Хәбибуллина! ⭐️Тавыш режиссеры - Рөстәм Фәттахов 📍22 октябрь ⏰ 18 сәгатьтә ❤️Шишкин бульварына рәхим итегез!
Легендар «Пятачок» җыры белән Илнур Гомәров👏👏👏
❤️Алмаз Ишмуратовның әлеге җыры күңелләрегезне кузгаттымы?
Машина йөртүчеләр шиномонтажларга барырга ашыкмый әле, гәрчә, белгечләр җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырырга киңәш итә инде. Тәгәрмәч алыштыруны ни өчен кичектерергә ярамый һәм бу хезмәт ничә сумга төшәчәк? – укыгыз
Чаллы халкы тәмле акциягә кушыла ала Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/cally-xalky-tamle-akciiaga-kusyla-ala
Уфадагы бер урамга Вәсилә Фәттахова исемен бирәләр 🙌Тугандаш республика башкаласында Владимир Высоцкий, Вәсилә Фәттахова, Николай Красников, Туган Як, полковник Салават Якупов урамнары һәм Бесшумный тыкрыгы булачак. Сүз уңаеннан, Вәсилә Фәттахова – Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты. Кызганыч, «Туган як» җырын хитка әйләндергән җырчы 2016 елның 26 гыйнварында бала тапканнан соң өзлегү сәбәпле вафат булды.
Көзге кояштан ләззәт алып калыйк ☀️ Синоптиклар инде киләсе атнада яңгырлы көннәр башланачагын хәбәр итә.
Чаллы ТЭЦының сәхнәсе дә кайнап тора🔥 Биредә үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы үтте. Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tecnyn-saxnase-da-kainap-tora
Ял көннәрендә Чаллыны магнит давыллары каплаячак 😐 Шимбә көнне уртача көчле 5 нче дәрәҗәдәге магнит давылы көне буе дәвам итәчәк, ә якшәмбе көнне кичке сәгать 6га кадәр сакланачак, аннан соң басылачак.