❗️Һаман да табылмаган. — 17 июня 2026 г. в 06:32:10.869
❗️Һаман да табылмаган. Чаллыда 4 июнь көнне өеннән чыгып китеп югалган 38 яшьлек хатын-кызны эзлиләр. Кузьмина Эльвира Валерьевна 52/34 йортыннан чыгып киткән. Вакыт-вакыт аның шәһәрдә күренгәнен хәбәр итәләр, тик кайдалыгы билгеле түгел. Өстендә көрән футболка, соры чалбар, алсу олимпийка, зәңгәр аяк киеме булган. 📲 Әлеге мәгьлүмәтне таратып аны табарга ярдәм итә аласыз. Нинди дә булса мәгьлүмәткә ия булган кешеләрнең 8 937 579 90 38 номеры буенча шалтыратулары сорала.

