Чаллыда тагын бер фаҗига. Бу юлы логистика үзәгендә, анда эш урынында хатын-кыз һәлак б... — 16 июня 2026 г. в 11:38:36.141
Чаллыда тагын бер фаҗига. Бу юлы логистика үзәгендә, анда эш урынында хатын-кыз һәлак булды⚠️ Якынча мәгълүматлар буенча, иртәнге сәгать 07:52дә склад территориясендә 64 яшьлек логистика эшләре операторы стеллаж белән штабелер (йөк төягеч) арасында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз вакыйга урынында җан биргән 🚑 Вакыйга урынына Яр Чаллы прокуроры урынбасары чыкты. 🚔

