#безгәязалар✍ — 23 июня 2026 г. в 06:02:02.075
#безгәязалар✍ Бу хатым белән зарланасым килми. Әмма аны укып, кем дә булса берәр үтемле киңәш бирсә шат булыр идем. Тормышым матур гына барды. Әмма 50 яшькә җиткәндә хәләл җефетем, балаларымның кадерле әнисе вафат булды. Башта туганнар ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр, ләкин вакыт узу белән һәркем үз тормышына чумды. Ялгызлык һәм күңел бушлыгы көннән-көн көчәйде. Эштән буш өйгә кайту, ялгыз йокларга яту, бәхетле гаиләләрне күрү һаман да йөрәкне әрнетә. Үзеңә хатын эзлә диярсез. Ике елдан артык эзлим инде. Әмма күпләрне иң элек кеше түгел, ә аның милке кызыксындыра кебек тоела. Бүген парсыз калуыма 2 ел да 4 ай тулды. Ялгызлыктан да авыррак хис юктыр, мөгаен. Сез аннан котылу әмәлен табасыз? Бер киңәш бергез әле. Исемем һәм адресым редакция өчен генә.

