🙌16 июльгә һава торышы — 16 июля 2026 г. в 05:10:29.084
🙌16 июльгә һава торышы 🤝Бүген болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан булачак. 🌨️Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин. Көндез кыска вакытлы, кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә. 🫣Аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. 💨 Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге 5–10 м/с, көндез урыны белән 15–18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. 🌡️Төнлә һава температурасы +12...+17°, көндез +21...+26° булачак.

