Менә ичмасам бәйрәм бу! — 23 июля 2026 г. в 11:14:18.276
Менә ичмасам бәйрәм бу! Кем уйлап тапкан диген? Нинди бәйрәм , дисегезме? ,, Әбиләр көне" бүген. Әбиләр күптер дип беләм , Дусларым арасында. Чын күңелдән котлыйм әле , Аларның барчасында. Бәйрәм белән , әбекәйләр , Сихәтлек телим сезгэ . Оныкларны карашырга Көч-куәт бирсен безгә. Менә миңа ӘБИ диеп , Дәшә алты оныгым. Шулар ӘБИ!- дип дәшүдән , Табам яшәү кызыгын. Оныклар да туып торсын - Алар тормышның яме. Алар нәсел дәвамчысы , Алар гаиләнең тәме. ✍Гүзәлия Исламова. Дуслар, әбиләребез белән булган якты хатирәләрне искә төшерик әле❤️ Әбиле балачак иң яктысы бит ул...

