🌦 30 июльгә һава торышы — 30 июля 2026 г. в 05:26:05.841
🌦 30 июльгә һава торышы Бүген, 30 июльдә, Татарстанда болытлы, аязучан һава торышы көтелә. 🌧 Төнлә урыны белән, көндез республиканың күпчелек районнарында яңгырлар явачак. Кайбер урыннарда көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал. 💨 Җил көньяк-көнчыгыштан, соңрак көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге 6–11 м/с. Урыны белән җилнең тизлеге 15–20 м/с, аерым районнарда 24 м/с кадәр көчәергә мөмкин. 🌡 Төнлә һава температурасы +15…+18°, көндез +23…+25° булачак.

