Иртәгә - ПЯТАЧОК! 🎉 — 29 июля 2026 г. в 11:44:23.370
Иртәгә - ПЯТАЧОК! 🎉 Рамиль Каниповка кушылып бергәләп җырларбыз, дуслар❤️ СИНЕҢ ЯНДА ГЫНА ЮЛ БАШЫМ Ленар Шәех сүз Рамиль Канипов көе 1.Чык суында юдым битемне. Иркәм, миннән хәбәр көттеңме?.. Кайтып киләм җәйге иртәдә, Таң нурлары булып иркәлә... 2.Сандугачлар сайрый өздереп, Олы сөю барын сиздереп. Сагынуым йөрәк түремдә, Саф хисләрем ташый күңелдә. 3.Тәнем йөзә татлы таң буйлап, Йөгерешә дулкын җан буйлап... Ямьле гөлләр минем кочакта, Каршыма чык, кысып кочакла!.. Кушымта: Ал гөлләрем - бүләк итәргә, Вәгъдә биргән идең көтәргә. Уйчан саба җиле юлдашым, Синең янда гына юл башым.

