Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гаиләсенә авыр кайгы килде. 😥 — 28 августа 2026 г. в 09:21:46.810
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гаиләсенә авыр кайгы килде. 😥 Аның ике туганы Ранис Рәмис улы Тямаев махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Ранис өлешчә мобилизация кысаларында илебезне сакларга киткән иде.🪖 «Эх, энекәш... Мәрхүмне бүген Нурлат районы Түбән Нурлат авылындагы «Нур» татар мәдәнияте үзәге яныннан соңгы юлга озатбыз. Хушлашу мәрасиме 9 сәгать 10 минутта башлана», – дип язды җырчы.Фирдүс бу көнне тамашачылары белән фотога төшмәвен дә әйтте. «Дөрес аңлагыз, вакыты һәм урыны ул түгел», – диде ул.

