КЫЯР ТОЗЛАУ🥒🥒🥒 — 2 сентября 2026 г. в 06:13:33.204
КЫЯР ТОЗЛАУ🥒🥒🥒 ✅Зур булмаган кыярларны юып, ике сәгатькә салкын суда тотабыз. Шулай иткәндә, кыяр эчендәге һавасы чыгып бетә. 3-5 тырнак сарымсак, 3-4 карлыган, чия, керән яфрагы, укропны кайнар су белән чайкатып алабыз да банка төбенә салабыз. ✅Аннары тыгызлап кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут калай капкач белән каплап торабыз. Тишекле капкач аша сөзеп, шул суны кире кәстрүлгә агызабыз, маринад әзерлибез. ✅2 литр суга 4 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы (өеп) тоз салып, 3-4 минут кайнатабыз. Кыярлар янына 3-6 борчак кара һәм исле борыч өстәгәннән соң, кайнар маринад салабыз. Ахырдан 1-2 аш кашыгы 9 процентлы серкә (уксус) салып, стерильләштерелгән капкач белән ныклап ябабыз, астын өскә әйләндерәбез һәм юрган кебек җылы әйбергә төрәбез.

