#безгәязалар✍️ — 7 сентября 2026 г. в 07:47:02.225
#безгәязалар✍️ 48 /06 (Ш.Усманова) йортында ,7 подьездда бөтен йортка домофон юк. Беләсез нинди вакытта яшәгәнне (сиреналар тавышын ишетмибез дә ). Йортта яшәүчеләрдән заявление яздык, кул куйдык. 1 экземпляр УК(идарә итү компаниясе) калды, берсе йортта яшәүчеләрдә. Подьездга керә торган ишегебез бик иске, кеше ача торган түгел һәм подьездда пластик тәрәзә куйганнар, тик откосларын эшләмәгәннәр. Шушыларны ясауларын сорап заявление калдырдык. Анда кешеләр белән дә сөйләшә белми торган секретарь утыра. Бик тупас, ник аны анда тоталардыр, моңа кадәр шундый мөләем гына хатын эшли иде. Безгә шалтыратып, домофон куйдыру өчен 65 мең сум җыярга кирәк диләр, бер фатирга якынча 4400 сум була. Подьезда барысы да пенсионерлар тора .Каян чыгып 4400 акча алсыннар? Пенсия 16 мең алып. Домофон түләүсез куелмый мени? Шуны беләсе килә. Болай да фатир өчен зур акчалар түлибез. Һәр айда ремонтка дип тоталар. Ай саен кем, кайда ремонт ясый? Подьездны еллар буе юучы юк. Бәлки шәһәр җитәкчеләре безнең мәсҗәләне уңай хәл итәр? ✍️48 /06 йортында яшәүчеләр исеменнән Гөлфинә Минһаҗева

