🦠Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. — 7 сентября 2026 г. в 05:39:49.136
🦠Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. Ел фасылы алышынганда, үзеңне ничек сакларга? Быел гриппка каршы вакцинаны ясатудан файда бармы? Чынбарлык белән уйдырмаларны аерырга өйрәнәбез👇 ✅«Привика ясагач, кеше авырый башлый» – Бу – уйдырма. Киресенчә, сакланырга ярдәм итә ул. Ә менә ОРВИдан сакламый. Гриппка каршы прививка бары тик грипптан гына саклый. ✅ «Соңгысыннан бер ел узмаса, гриппка каршы вакцинаны яңадан ясатырга ярамый» – Дөрес түгел. Прививка яңартылган, ул гриппның яңа штаммнарына каршы ясала. Яңасын барыбер ясатырга кирәк. ✅ «Вирус бер ел эчендә мутация узган, димәк, прививканың файдасы булмаячак» – Вирусның мутация узуы, үзгәрүе дөрес анысы. Әмма ел саен вакцина да яңартыла, үзгәрешләрне исәпкә алып үзгәртелә. ✅ «Сәламәт кешегә прививка кирәкми» – Иммунитеты көчле булганнарга да грипп йога. Булган сәламәтлекне ныгытырга кирәк ✅ «Вакцинаның тискәре йогынтысы зур». – Тискәре йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Бары тик кыска вакытка температура күтәрелергә, укол ясаган урын авыртып торырга мөмкин. Алары да 1–2 көннән үзеннән-үзе уза. Авырмас өчен Сез грипптан ничек сакланасыз?

