Бала машинада туган! — 14 сентября 2026 г. в 13:09:12.112
Бала машинада туган! 😱Шәһәрдәшебез, дүртенче баласы белән авырлы ханымның өйдә тулгаклары башлана. 🚑Урынга килгән бригада аны ашыгыч рәвештә Перинаталь үзәккә илтергә карар кыла. Әмма алар хастаханәгә барып җитә алмыйлар. Нарасый ашыгыч ярдәм машинасында дөньяга килә👶 Хәлләре тотрыклылангач, әни кешене һәм сабыйны КДМЦның Перинаталь үзәгенең акушер-гинекологларның ышанычлы кулларына тапшыралар🤲 Соңрак аңа Айша дип исем кушалар😍

