😱Казанда 15 яшьлек исерек яшүсмер хатын-кызны бәрдереп үтергән һәм юл-транспорт һәлакә...
😱Казанда 15 яшьлек исерек яшүсмер хатын-кызны бәрдереп үтергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан Полиция ачыклаганча, йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган, ә бәрелгәннән соң автомобилен ташлап качкан. Соңрак яшүсмер әти-әнисе белән бергә һәлакәт урынына кире кайткан. Тикшерү вакытында аның сулышындагы алкоголь микъдары 0,430 мг/л тәшкил иткән. Үсмер машинаны күптән түгел үзе сатып алуын һәм йөртү таныклыгы булмавын таныган. 👮Яшүсмергә карата административ эшләр кузгатылган.