Чаллының «Өлкән буынның аралашу үзәгендә" "Патшабикә йөреше"(Ход королевы) шахмат клуб...
Чаллының «Өлкән буынның аралашу үзәгендә" "Патшабикә йөреше"(Ход королевы) шахмат клубы кабат эшли башлады! Проект «Россия пенсионерлар берлеге» һәм шәһәрнең Яшьләр парламенты берләшүе нәтиҗәсендә яңарды. «Россия пенсионерлар берлеге»нең җирле бүлеге рәисе Руслан Шәнгәрәев һәм парламент рәисе Юнир Мараджабов чарага килүчеләрне сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Шахмат дәресләре ✅Кемнәр өчен: теләгән һәркем, осталык дәрәҗәсе мөһим түгел. ✅Кайда: 32/17 йортында ✅Кайчан: һәр сишәмбе. ✅Ни өчен кирәк: баш миен эшләтергә, планлаштырырга һәм вакытны күңелле үткәрергә Яшь йөрәкле шахматчылар, әйдәгез, кушылыгыз, өйрәнегез һәм ярышыгыз! ♟️