#безгәязалар✍️
#безгәязалар✍️ Зур автобуска утырган саен Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә рәхмәт укыйм. Чиста, җылы транспорт чарасында утырып йөрүе бигрәк рәхәт бит. Өстәвенә, билет өчен телефон белән дә, карта белән дә түләп була. Бик уңайлы. Маршрутны экраннан карап барырга да мөмкин. Тукталыш исемнәрен дә игълан итәләр. Тик рус телендә генә. Татарча да әйтсеннәр иде. Җәмәгать транспортында өлкәннәр дә йөри бит, белеп бетермәскә дә мөмкиннәр. Шәһәр җитәкчеләре бу мәсьәләне дә хәл итсен иде. ✍️Гүзәл Фатыйхова