«Пятачок»ларда актив катнашучы Анфира Миргалимова безгә багышлап шигырь язган ✍️
«Пятачок»ларда актив катнашучы Анфира Миргалимова безгә багышлап шигырь язган ✍️ Бүген нинди бәйрәм дисез, Пятачок ябыла бит! Өздереп бер биеп калыйк Бүген соңгы көне бит! Менә матур җәйләр үтте, Көзләр дә килеп җитте! Шау-гөр килеп, Пятачокта Биер вакытлар бетте! Тырыш, чибәр кызларны без Күрербез тагын җәен! Җыелырбыз Пятачокка! Бер мәртәбә ай саен! Үз эшләренен остасын Килә хәрчак мактыйсы... Көләч йөзле, матур сүзле, Белми икән кайсысы? Чакырган җиргә барабыз, Куган җирдән качабыз! Бик тә биисе килсә, Пятачокка чабарбыз! Хуҗа "Шәһри Чаллы"бызга Әйтәбез:"Зуууууур рәхмәт! " Һәрчак шулай җырлап-биеп, Яшик дуслар, бик рәхәт! Анфира ханымга ❤️ җибәрик әле🤝