#безгәязалар
#безгәязалар Миңа 46 яшь, тик балачакның бер хәтирәсен бүгенгәчә оныта алмыйм, һәр нәрсә кичә булгандай күз алдында. 10 нчы сыйныфта ат көйсезләнеп, мине үзеннән егып төшерде. Бер нәрсәм дә сынмады, тик шуннан бирле атлар темасына нокта куйдым. Хәтта якын да килмәскә тырыштым. Курку эчемә бик тирән кереп утырды. Шуның өстенә минем егылганымны әбием күрде. Бабайга эләкте дә инде. Быел миңа атка атланып бара торган туристик сәяхәт тәкъдим иттеләр. Беренче уем — "юк" дип әйтү иде. Соңрак — "җитәр инде куркырга" дигән уй килде. Ахырдан икенчесе җиңде. Һәм менә без — 13 егет — 48 километр юлны — тәүлек ярым эчендә кырлар, урманнар һәм тау сыртлары аша ат өстендә узабыз. Ә тау битләре бик текә булган җирдә аттан төшеп җәяү барырга туры килә. Юк, мин хәтәр җайдакка әйләнмәдем. Куркуым бөтенләй юкка чыкмады. Ләкин мин хәзер ат янына килә алам һәм, йөрсәм, мөгаен, элеккегечә курыкмамдыр. Минем өчен бу — җиңү. ✍️ Руслан Шәймөхәммәтов Ә сезнең нинди куркуларыгыз бар, ниндиләрен җиңдегез?