Яхшы белән шакшы
Яхшы белән шакшы (ХӘДИС) Бер бабай юл буйлап китеп бара, ди. Каршысына чага торган кара елан килеп чыга да: - Әй, бабай, коткар мине. Алар мине үтерергә итә, алар хәзер килеп җитә! - дип ялвара. Гамьсез карт күп уйлап тормый, кулын суза: - Кер җиңемә, урал кулыма, - ди. Ул арада бер төркем кеше бабай эргәсенә йөгереп килеп җитә. - Бабай, шушында елан күрмәдеңме? - дип сорыйлар. Бабай әйтә: - Күрдем,анау якка китте, - дип алдый. Ә үзе сорап куя: - Ул мәхлук ни эшләде соң, сезгә ни зыяны тиде? - Ул безнең кызыбызны чагып үтерде, - ди дә кешеләр, бабай күрсәткән якка йөгерә. Үзләре генә калгач, моңсыз карт еланга: - Сине эзләүчеләр китте, төш инде, - ди. Елан бабайның беләгенә агулы тешләрен батыра да тешләп ала. Хәлсезләнеп барган бабай еланга эндәшә: - Мин сине үлемнән коткардым, нигә мине чактың? - Ә нигә син минең елан икәнлегемне оныттың? - ди дә елан, шуышып үз юлыннан китә. Яхшылык белән яманлыкны аера белмәгән аңгыра карт тузанлы юлда ятып җан бирә. Автор:Миләүшә Гайфуллина