🚍Оренбургта КАМАЗ – «гармошка» автобусына тест-драйв үткәрелә
🚍Оренбургта КАМАЗ – «гармошка» автобусына тест-драйв үткәрелә Автобус 160 кешегә кадәр сыйдыра һәм дизель ягулыгында эшли. Ул ике секциядән тора. Ике секциядә дә түбән идән, бу исә утырып-төшеп йөрүне, шул исәптән хәрәкәтләре чикле пассажирлар, өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайлы. Машинаның озынлыгы – якынча 18,7 метр, киңлеге – 2,55 метр. Бер ай дәвамында КАМАЗ Оренбург урамнары буйлап йөриячәк. Җирле халык инде «гармошка»ны пассажир буларак сынап карый. Безгә дә кирәк дип саныйсызмы?