😱Татарстандагы балалар лагеренда 12 яшьлек бала вафат булды
😱Татарстандагы балалар лагеренда 12 яшьлек бала вафат булды 1 ноябрьдә 20.26 сәгатьтә 4 нче отрядта тәрбияләнүче кыз медпунктка баш авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән. Аның температурасы 39,4 градуска кадәр күтәрелгән. 21.05 сәгатьтә баланы әти-әниләре алып киткән, 2 ноябрьдә алар ашыгыч ярдәм чакырткан, кызны Бөгелмә балалар хастаханәсе бүлегенә, аннан Лениногорск үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Барлык тырышлыкларына карамастан, 2 ноябрьдә 17.15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен теркәгәннәр. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясе, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия.