#безгәязалар
#безгәязалар Бәйрәм итә бөтен халык, Бердәмлек көне бүген, Бердәм булсак, кара болыт Капламас илем күген. Бердәм булыйк, бердәмлек ул Бар нәрсәдән кыйммәтле, Җир йөзендә бөтен халык, Бәйрәм итсен бу көнне. Бердәм булсак, яшәү җиңел, һәркемгә Җир йөзендә, Кыенлыклар артта кала Тик дуслар ярдәмендә. “Аерылганны аю ашар, Бүленгәнне – бүреләр”, Бердәм булыйк, тату яшик, Ашамасын "бүреләр". Төрле милләт булсак та без Телик бары тынычлык. Тормыш матур, яшәү рәхәт, Күрмик бер тә кыенлык. Шатлык булсын һәрбер өйдә, Борчу ишек какмасын! Бердәмлектә, бергәлектә Тормышлар гөрләп барсын! ✍Фәймә Зайнуллина 📷Резеда Нуретдинова