Перейти к содержимому
Максиметер

Кеше дип аталган хикмәтле җан иясенең мин аңлап

Кеше дип аталган хикмәтле җан иясенең мин аңлап бетермәгән тагын бер серле гадәте бар. Тормышның авыр- лыгыннан чыннан да авыр тормышта яшәүчеләр бик сирәк зарлана. Интегеп, кыйналып, очын очка гына ялгап яшәүче ялгыз карчыклар яки акча житкерә алмыйча көне-төне эшләгән күп балалы гаиләләрнең хужалары белән сөйләш- кәндә, хәлләрен сорашканда: «Авыр булса нишлисең инде, түзәсең инде. Аллага шөкер әле, ипиебез бар, дөньялар гына тыныч булсын»,— дигән сүзләрен еш ишетәсең. Ә менә авыз эче, бармак-беләзекләре алтын, гәудәсе мех белән ефәккә уралган хатыннар ике сузнең берендә ах-ух киләләр. Авырулар да шулай. Үлем түшәгендә ятучы елмаерга азаплана, бармагына шырпы кергәне «үләм» дип кычкыра. ✍Туфан Миңнуллин Сез дә килешсезме?

119 просмотров

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.