Менә “Өч ай эчендә” дип исемләнгән актерлык осталыгы дәресләре дә ахырына якынлашып килә.
Менә “Өч ай эчендә” дип исемләнгән актерлык осталыгы дәресләре дә ахырына якынлашып килә. Әлеге проектның йомгагы буларак, без сезгә Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы нигезендә куелган этюд-тамашаны тәкъдим итәчәкбез. Өч айлык курсның беренче өлешендә катнашучылар актерлык осталыгының теоретик нигезләрен үзләштерделәр, ә калган ике ай дәвамында әлеге белемнәрне практикада ныгыту өстендә эшләделәр. Шушы хезмәтнең нәтиҗәсен сез 9 июнь көнне кичке сәгать 19:00дә тамаша кыла алачаксыз. Көтеп калабыз сезне! *регистрация соңрак ачылачак.