ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ — 25 июня 2026 г. в 13:58:02.628
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "ХУҖА НАСРЕТДИН"/ "ХОДЖА НАСРЕТДИН" Автор: Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев Спектакльнең нигезендә безгә бик таныш Хуҗа һәм Нәкый Исәнбәтнең төп текстында сүрәтләнгән фил турында вакыйгалар ята. Сирия драматургы Саадалла Ваннус үзенең «Фил, галиҗәнапләре» дип аталган бер актлы пьесасында, шулай ук, әлеге вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. «Минем өчен Хуҗа, тирә-юньдәге әйберләргә бөтенләй башка, көтелмәгән күзлектән карый белергә сәләтле кеше ул. Бүген без – хәлиткеч вакыйгалар шаһитләре – югалып калдык. Хакыйкать кайда? Кем ягында? Бер яктан безгә, менә монысы дөрес, дип күрсәтәләр. Ә икенче яктан, юк, дөресе менә бу, диләр... Ә бәлки хакыйкатьне, Хуҗа кебек, ниндидер өченче юнәлештә эзләргәдер?» - дип фикер йөртә режиссер. Сюжетной основой спектакля является знаменитая история про Ходжу и слона, описанная в каноническом тексте Наки Исанбета. К этой истории обратился также сирийский драматург Саадалла Ваннус, автор одноактной пьесы «Слон, ваше величество!». «Для меня Ходжа, это тот, кто может взглянуть на вещи с совершенно неожиданной точки зрения. Сегодня мы - свидетели переломных событий - растеряны. Где правда? На чьей стороне? С одной стороны, нам указывают – вот это правильно. С другой - нет, правильно вот это... А может, правду надо искать, как Ходжа, где-то в третьем направлении?» - рассуждает режиссер. ・16+ ・27 июнь 14:30 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет

