ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ — 7 июля 2026 г. в 12:17:36.656
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "МУЛЛА" Автор: Туфан Миңнуллин Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә. Пьеса “Мулла” - одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина. Пьеса удостоена Специальной премии Министерства культуры Республики Татарстан на конкурсе “Новая татарская пьеса” (2006). Татарской деревне грозит вымирание и, что еще страшнее, кризис бездуховности. Сможет ли городской мулла, несмотря на свою молодость, человек сложной судьбы, предотвратить катастрофу? Спасет ли хоть одну живую душу, направит ли сельчан на путь истинный? Спектакль не дает однозначного ответа, но ставит вопрос ребром, зарождает сомнения в душе зрителя. ・12+ ・16 июль 18:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет

