⚡️Бүген «ШАЯН ТВ» студиясенә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин куна... — 17 сентября 2026 г. в 13:21:13.741
⚡️Бүген «ШАЯН ТВ» студиясенә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин кунакка килде. Министрны «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары каршы алды. Алар кунакны студия белән таныштырып, телеканалның эшчәнлеге турында сөйләделәр. 🎥 Шулай ук кунакларга каналның яңа проектлары, шул исәптән «Ну, Кәрим» вертикаль сериалы һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын җитештерү белән шөгыльләнүче «ШАЯН мультфильм» студиясе тәкъдим ителде.

