1нче июньдә Казан кооператив институтында Бөек Җиңү батырларына багышлап оештырылган II... — 2 июня 2026 г. в 08:15:16.279
1нче июньдә Казан кооператив институтында Бөек Җиңү батырларына багышлап оештырылган II Бөтенроссия «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Әлеге конкурста үз мәкаләләре белән 13нче гимназия-интернаттан Ишмөхәммәтов Илһам Шакирҗан улы һәм 20нче мәктәптән Гарифуллина Ләйсән Әнәс кызы да катнашты. Алар призлы II урынга лаек булдылар. Конкурсны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге оештыра. «Хәтер бакчасында» дигән конкурска 100гә якын сәнгатьле уку буенча видео һәм батырларыбыз турында мәкаләләр кабул ителгән. Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицейлар, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән – Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсеннән, Әстерханнан, Татарстан районнарыннан – Биектау, Балык Бистәсе, Әлки, Мөслим, Азнакай, Питрәч, Арча, Кукмара, Балтач, Лаеш, Әтнә, Буа, Тукай, Сарман, Чүпрәле, Нурлат, Баулы районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәре мәктәп-гимназиясе укытучы-укучыларыннан, студентлардан, төрле яшьтәгеләр каләм ияләреннән шигырьләр яздырылган видеоязма һәм мәкаләләр килде. Конкурска кабул ителгән язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк», – диде Институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина. Бөтенроссия күләмендә оештырылган әлеге бәйгене Татарстан Дәүләт Совет Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздыра. Укытучыларыбыз мәкаләләрендә үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, туганнары һәм сугыш чоры балалары булган әти-әниләре турында мәгълүмат яктыртып, алар турындагы истәлекләре белән бүлешкәннәр. Шул рәвешле алар Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимереклекләрне торгызуга үзләреннән өлеш керткән якыннарының истәлекләрен барлау һәм теркәп калдыру эшен башкарганнар. 1 июня учитель родного языка и литературы 20 школы Нижнекамска Гарифуллина Л.А. была приглашена в Казань на награждение Всероссийского патриотического конкурса "Хәтер бакчасында/Сад памяти". Торжество состоялось на базе Казанского кооперативного университета ( национальный отдел "Дәрдемәнд").

