Чыгарылыш - 2026 🔔 — 29 июня 2026 г. в 19:33:05.433
Чыгарылыш - 2026 🔔 Беренче зур уңыш — аттестатлар тапшыру кичәсе! 🎓✨ Бүген мәктәбебезнең тарихында истәлекле көн: 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җитди документларын — төп гомуми белем турындагы аттестатларын алдылар. Уку дәвамында мәктәп диварлары алар өчен икенче өйгә әйләнде. Дәресләр, кызыклы кичәләр, ярышлар һәм беренче дуслык — боларның барысы да хәтердә мәңге калыр. Укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар өчен бу — шатлыклы, шул ук вакытта бераз моңсу да мизгел. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең һәркайсыгызның үз юлы, үз хыяллары. Тормышта һәрвакыт куйган максатларыгызга ирешегез, кешелекле булыгыз һәм туган мәктәбегезне онытмагыз. Алда сезне яңа үрләр, зур ачышлар һәм бәхетле тормыш көтә. Алга, балалар, юлыгыз уң булсын! Хәерле сәгатьтә! 🤲🎓🎉🎈 #СОШМаскара

