Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны милли бәйрәмебез- Сабантуй белән к... — 6 июня 2026 г. в 05:55:01.112
Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны милли бәйрәмебез- Сабантуй белән котлады! Сабантуй бәйрәмен олылап, аңа тагын да ямь өстәп кайткан кунакларны, кайда гына яшәсәләр дә, эшләре, тормышлары белән туган җирләре йөзенә бары тик аклык кына өстәүче, безне сагынып кайтучы барлык якташларны, бәйрәмнең хаклы рәвештә иң түрендә утырырга лаек булган ветераннарыбызны, бәйрәмнең сәбәпчеләре булган игенчеләребезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сабантуйда алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык – уңыш бәйрәменә кадәр дәвам итсен, мул табыннар артында очрашырга язсын. Сабантуй бәйрәме сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Барыгызга да чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән! https://t.me/zaripov_lR

