Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Аккуз, Б... — 9 июля 2026 г. в 11:33:27.607
Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Аккуз, Байсар, Меңнәр, Сәфәр, Чуракай, Яхшый авылы китапханәчеләре үзәк китапханә белән берлектә "Сөйләшәбез дуслык телендә" исемле библиотур уткәрделәр. Бу чарада Актанышта "Бүләк"лагеренда ял итүче балалар катнашты. Алар төрле шәһәр- авыллардан: Мәскәу, Пермь, Омск, Чаллы, Актанышнын авылларыннан килгәннәр. 1 тукталыш -"Әдәби алан". Монда табышмаклар чишү, мәкальләр белү буенча ярышлар булды. кайбер татар сузләренен дөрес язылышы( мәс. мәкаль, дикькат, тәкьдим,һ.б.)тикшерелде. Язучыларның исемнәрен атауда белемнарен ныгыттылар. 2 тукталыш- "Ачык һавада-музей"дип исемләнгән иде. Татар халкының калфак, тубәтәйларе, тастымаллар, чигүле альяпкычлар турында суз булды. Шул темадагы китапларга күзәтү ясалды. 3 тукталыш - иҗади эшчанлек. Балалар татар орнаментларын бизәделар. 4 тукталыш- хәрби тукталыш. Яхшый авыл китапханәчесе Дилбәр Әхатова белән очрашу-үзе чарабызны тагын да тулыландырды. Алар бу чарабызда гаиләләре белән катнаштылар. Волонтер кызы Диләрә кичә кунакларына "яралыга" ничек беренче ярдәм күрсәтерга икәнен аңлатты. Дилбәрнең улы Алмаз СВО да хезмәт итеп, яраланып кайткан. Дилбәр - шагыйрә, ике шигырь китабы бар. 2 жыр авторы. Катнашучыларга Дилбәр шигырьләрен укыды, җырларын тәкьдим итте. Библиотур мавыктыргыч, файдалы булгандыр дип уйлыйбыз.Һәр тукталыш арасында биюләр, кызыклы уеннар уйналды. Балаларга дип әзерләнгән тәмле күчтәнәчләр дә үз хуҗаларын таптылар. #ЛетовТатарстане #ЛетовРТ

