🏆 Актаныш егете Денис Ахияров — зур җиңү яулады! — 18 июля 2026 г. в 20:15:45.587
🏆 Актаныш егете Денис Ахияров — зур җиңү яулады! Пермь крае ипподромында узган ат чабышларында якташыбыз Денис Ахияров зур уңышка иреште. 🐎 Ул 3 яшьлек юртак атлар өчен иң зур бүләкләрнең берсе булган — «Большой Приз Гибрида» призына лаек булды. Ярышта катнашучылар 1600 метр араны ике тапкыр уздылар. Денис Ахияров ике этапта да көчле чыгыш ясап, җиңүче булды. 🥇 Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
1 194 просмотров

