Бүген Хәрби диңгез флоты көне! — 26 июля 2026 г. в 09:39:11.685
Бүген Хәрби диңгез флоты көне! Районыбызда эшләп килүче Хәрби диңгез флоты ветераннары җәмагәть оешмасы, һәр елдагыча, район үзәгенең Җиңу паркына бәйрәм тантанасына жыйналдылар. Быел аларның тагыда истәлекле көн - Россия флотының 330 еллыгы! Хәрби диңгез флоты - илебездә бик куәтле хәрби бүлекләрдән санала. Флотта бик күп райондашларыбыз хәрби хезмәт бурычларын утәгән. Бүгенге көндә дә, бик күп райондаш егетләребез диңгез, океаннар өстендә, шулай ук офицер-мичман булып хезмэт итуче якташларыбыз бихисап! Районыбыз ВМФ ветераннар җәмгыяте бик актив, төрле хәрби патриотик чараларда катнашалар. Башка хәрби группалар белән бер рәттән, махсус хәрби операциядә катнашучы районыбыз яугирләренә гуманитар ярдәм жыюда бик теләп катнашалар. Бәйрәмегез белән егетләр! Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә иминлек булсын. Алда да шулай бергә, бердәм булып хәрәкәт итик! Районнын Хәрби туганлык җәмгыяте группалары командиры, мобилизация бүлеге башлыгы Нәсим Әзһәм улы Заһертдинов. 26.07.2026. Актаныш.

