Бүген, 30 елга якын гомерен райондашларыбызның иминлегенә багышлап, эчке эшләр органна... — 22 июля 2026 г. в 10:33:42.286
Бүген, 30 елга якын гомерен райондашларыбызның иминлегенә багышлап, эчке эшләр органнарында хезмәт куйган райондашыбыз Сәлахов Наил Даим улы каты авырудан вафат булды. Эчке эшләр органнарында подполковник дәрәҗәсенә ирешеп, тикшерү бүлекчәсен җитәкли ул, һәм күп кенә яшь тикшерүчеләр өчен житәкче генә түгел, ә остаз һәм маяк була. Гаилә өчен ул ышанычлы терәк, хезмәттәшләре өчен — намуслы офицер үрнәге иде. Туганнарның һәм якыннарның авыр кайгысын уртаклашабыз. Наил Даим улының урыны жәннәттә булсын.

