Район башлыгы Ленар Рафак улы Күжәкә авылы халкы белән очрашты. Авыл җыеннары кысаларын... — 25 августа 2026 г. в 08:52:27.264
Район башлыгы Ленар Рафак улы Күжәкә авылы халкы белән очрашты. Авыл җыеннары кысаларында узган әлеге сөйләшүдә төп игътибар җирлекнең көндәлек мәсьәләләренә һәм халыкны борчыган сорауларга юнәлтелде. Һәрбер мөрәҗәгать игътибар белән тыңланды һәм теркәлеп барды. Очрашуның истәлекле мизгеле булып Бөек Ватан сугышы ветераны, Актанышның Почетлы гражданы Нурфика апа Абдуллинаны хөрмәтләү булды. Авырып торгач, кызганыч, үзе килә алмады. Аллаһ боерса, быел 102 яшен тутыра ул. Аның якыннарына Татарстан Республикасының Электрон почет тактасына кертелүе турындагы махсус сертификат тапшырылды. Бу – республика Рәисе Рөстәм Нургали улы инициативасы белән гамәлгә ашырылган зур хөрмәт билгесе. Шулай ук, район башлыгы Күжәкә мәктәбендә дә булды. Быел «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә биредәге ашханәдә капиталь ремонт үткәрелеп, укучылар өчен заманча шартлар тудырылган.

