🌿 «Бүләк» лагерында 4нче смена тәмамланды — 24 августа 2026 г. в 15:58:46.751
🌿 «Бүләк» лагерында 4нче смена тәмамланды Бүген «Бүләк» балалар лагерында 4нче сменаның ябылу тантанасы узды. Смена дәвамында 135 бала ял итте, яңа дуслар тапты, күңелле мизгелләр һәм матур хатирәләр туплады. Балаларны смена тәмамлануы белән Башкарма комитетның эшләр идарәчесе Фәрит Загрутдинов котлады. Ул балаларга җәйге ялларын яхшы кәеф белән дәвам итүләрен, яңа уку елында уңышлар теләде. Шулай ук лагерь коллективына балаларның ялын оештырудагы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. ☀️ «Бүләк»тәге җәйге көннәр күңелләрдә матур хатирә булып калсын!

