Рәисебез Рөстәм Нургали улы тарафыннан булдырылган Татарстан Республикасының электрон М... — 4 сентября 2026 г. в 11:45:31.030
Рәисебез Рөстәм Нургали улы тарафыннан булдырылган Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга махсус сертификатлар тапшыру дәвам итә. Кичә Иске Богады авылында үткән халык җыенында район башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев әлеге сертификатларны авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куйган Фәвис Закиров һәм Илнур Гыйндуллинга тапшырды. Райондашларыбызны бу лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен, яңа биеклекләр яулауларын телибез!

