Балалык һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы вакытына туры килеп, ул чорның рәхәтен, тә... — 5 июня 2026 г. в 12:33:13.053
Балалык һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы вакытына туры килеп, ул чорның рәхәтен, тәмен тоярга да насыйп булмаган, ләкин бүген балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүче Рәзинә апа Газетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылый. Чәчер авылында туа, 4 классны тәмамлагач, хезмәт юлын башлап җибәрә. Басуда чүп утый, фермада терлек карый: сарык, дуңгыз, бозау - берсе дә калмый. Авыр сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре югары бәяләнә, күп кенә медальләргә лаек була. Рәзинә апа бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, кош-корт асрый. Бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Өйдә һәрчак чисталык-пөхтәлек, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Чәчер егете - Әхтәм (2004 елда вафат) белән гаилә коралар. 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 9 оныгы һәм биик күп оныкчыклары бар. Әти-әнинең матур үрнәгендә тәрбияләнгән балалар берсе дә йөзгә кызыллык китерә торган түгелләр. Кайда гына булсалар да, эшчән, акыллы, тәрбияле булуларын күрсәтеп, тормышта үз кыйблаларын табып, матур яшиләр.

