Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына тук...
Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит - кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Назмутдинов Радик Рәхимҗан улы, сабакташларын, авылдашларын оештырып , авылыбызны күп еллар үзенең саф, шифалы суы белән туендырып торган Тукый Корто чишмәсен чистартып улак куйдылар. Авыл билəмəсе хакимияте исеменнән изге эшләре ѳчен зур рәхмәт белдерәбез.
Канал в каталоге Максиметера
13 подписчиков · Госорганы и учреждения