Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ. — 11 декабря 2025 г. в 10:07:44.702
Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ. Мостафа мәчетенә мәктәп укучылары җыелды. Алар белән иман шартлары, рухи- дини байлык, әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәтләү турында әңгәмәләр үткәрелде. Бергәләп зикерләр кабатладык. Халкыбызның милли уеннарын уйнадык. Уеннар үткәргән Хурия Фәрит кызына, укытучылар Эльвира Равил кызына, Флера Әүхәди кызына Аллаһының рәхмәтләре булсын. Балаларны шатландырып, тәмле күчтәнәчләр дә таратылды. Балаларның, һәммә кешенең дә күңелен Иман нуры, Ислам нуры, Коръән нуры яктыртсын.🤲

