Кадерле авылдашлар! — 31 декабря 2025 г. в 22:08:00.577
Кадерле авылдашлар! Сезне ихлас күңелдән Яңа - 2026 ел белән тәбрик итәм! Яңа ел календарьдагы гади дата гына түгел, узган юлга бер караш салып, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясап, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләү чоры ул. Тарихи дөреслекне саклап, бүгенге көндә кулларына корал тотып Ватаныбыз мәнфәгатен яклаган егетләребезгә тагын бер кат рәхмәт әйтеп, аларга, гаиләләренә ярдәм итеп, һаләк булган батырларыбызны искә алырга яхшы сәбәп ул. Алар безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер генә – дөньялар тынычланып, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларның якыннарына, гаиләләренә, һәрдаим ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга зур рәхмәт. Шуны онытмасак иде - уртак тырышлык һәм бердәмлек белән генә барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алабыз. Кадерле дуслар! Сезнең барчагызны да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, имин, 2026 ел яңа уңышлар, яңа җиңүләр һәм бәхетләр елы булсын!

