Совет СП Подлубовский сельсовет МР Караидельский район РБ
Без категории · 24 марта 2026 г.
Подлуб hәм Нәгертдин авыллары мәчетләрендә Ураза гаете зурлап билгеләнде. — 24 марта 2026 г. в 07:34:35.808
Подлуб hәм Нәгертдин авыллары мәчетләрендә Ураза гаете зурлап билгеләнде. Подлуб авыл халкы иртән-иртүк гает намазына җыелды.Быел намазга басучылар да шактый арткан.Ураза гаете җомга көненә туры килеп,мөселманнар өчен ул икеләтә бәйрәмгә әверелде. Җомга намазын укыганнан соң Фиданис хәзрэт Нуховның бәйрәм вәгазе дә эчтәлекле булды. Ә аннары җыелучылар табын артына узды. Авылның уңган хатын-кызлары әзерләп алып килгән тәм-томнар белән бәйрәм табыны мул корылган иде.Бәйрәм уңаеннан пешерелгән тәмле пылау белән авылдашларны (пылауны әзерләүчеләр Хусаенов Айдар белән Хусаенова Гөлнара)сыйладылар. Табын артында мөнәҗәтләр әйтелде.Илләребезнең иминлеген, тынычлыгын теләп дога кылдылар.Вафат булган авылдашларын да искә алдылар.Шулай ук мәчет исәбенә сәдака бирүчеләргә дә рәхмәтләр белдерделәр Нәгертдин авылында да мәҗелес бик җанлы үтте.Кунаклар арасында балаларның да булуы өлкәннәрне сөендерде. Гомумән, әлеге бәйрәм анда катнашучы hәр кешенең күңелендә онытылмаслык бер мизгел булып калырлык җылы мөхиттә үтте.

