“СӘХНӘГӘ ТӘҮГЕ ЧЫГУЫМ” ❤️ — 10 июля 2026 г. в 14:48:14.874
“СӘХНӘГӘ ТӘҮГЕ ЧЫГУЫМ” ❤️ Рөстәм Нәбиев Зифа Нагаева белән бергә үзенә багышланган җырны башкарган 👏 🎤 “Сәхнәдә туган телем, татар телендә беренче тапкыр җырлыйм. Каты бәрелмәгез, мин әле өйрәнәм генә. 🎼 Җыр “Ачы үләннәрдән бал җыям” дип атала. Зифа Нагаевага махсус миңа багышлап язган бу искиткеч матур шигыре өчен зур рәхмәт”, – ди Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә. Куллары белән тауларга менеп, рекордлар куйган якташыбыз әлеге җырны Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева белән бергә башкарган. 🔥

