11 июнь көнне Теләче стадионында спорт мәктәбе 2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егет-к... — 11 июня 2026 г. в 18:14:23.016
11 июнь көнне Теләче стадионында спорт мәктәбе 2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге уздырды. Ярышлар 19-21 июнь көнне Мамадышта үтәчәк Татарстан Республикасы ярышларына сайлап алу максатыннан һәм Россия көненә багышлап уздырылды. Район беренчелегендә Шәтке, Теләче, Иске Җөри, Үзәк урта мәктәпләреннән 7 егетләр командасы, Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән 10 кызлар командасы катнашты. Уеннар нәтиҗәләре түбәндәгечә: Кызлар арасында 1 урын - Олы Мәтәскә 1 (Зәйнетдинова Ризәлә, Мөхәрләмова Ильвина) 2 урын - Теләче 1 (Миннуллина Зәйнәп, Гарипова Ләйлә) 3 урын - Шәтке 1 (Шәрипова Дилбәр, Заббарова Фәридә) Егетләр арасында 1 урын - Теләче 1 (Архипов Максим, Курнаев Рафаэль) 2 урын - Үзәк (Зарипов Богдан, Сәйфуллин Әмир) 3 урын - Шәтке 1 (Рәхимов Айдин, Касыймов Әлфис) командалары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

