💥"Арча" спорт мәктәбенең көрәш тренеры Хакимзянов Рамил, берничә яшь көрәшче белән, Г....
💥"Арча" спорт мәктәбенең көрәш тренеры Хакимзянов Рамил, берничә яшь көрәшче белән, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында эшләп килүче «ТатАрчаЖәй — Дуслык» төбәкара профильле сменасында күрсәтмә чыгышлар үткәрделәр, татарча көрәшнең кайбер элементлары белән таныштырдылар, сәлге тоту серләренә өйрәттеләр. Балаларда бу зур кызыксыну уятты. 💥Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 176 мәктәп укучысы ял итә. #ЛетоВТатарстане #көрәш #спортшколаАрча