🔥Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Физкультурачылар көнен билгеләп үттек. — 15 августа 2026 г. в 12:38:44.705
🔥Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Физкультурачылар көнен билгеләп үттек. 🔥Районыбызда спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен коллегаларыбызга республика һәм район күләмендәге буләкләр тапшырылды. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән буләкләнделәр: 📍Арча муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Һидиятуллин Фәнил Фәнис улы; 📍«Арча» спорт мәктәбенең көрәш тренеры Әскәров Илүс Илдус улы; 📍«Арча» спорт мәктәбенең көрәш тренеры Галиев Рәис Фәнис улы; 📍 «Арча» спорт мәктәбенен инструктор-методисты Борһанова Фагыйлә Шамил кызы. «Арча» спорт мәктәбе директоры Саляхов Марат Радиковичка Татарстан республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды -«Арча» спорт мәктәбенең йөзү тренеры Шәрифуллина Ләйлә Илдус кызы Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. #деньфизкультурника #спортшколаАрча

